USAL

Ит

USAL
icon
icon
icon
Album:
Single

Ит

Мәгарә эчендә караңгы һәм бик салкын,
Миңа кирәкми ялкын мин үземә казыйм упкын.
Алып кит мине дулкын Әдрән диңгез буена,
Җир асты хәшәрәтләре туена Иблисненең куенына.
 
Чират тора кызыл-кара алтын урта артка таба,
Курка-курка минем телем агулы төклетура.
Бик усал бу умарта корты мине котырта
Акыра-бакыра баш миенә тирес тутыра.
 
Мин бирән, мин умырам, мин усал, мин тилергән,
Минем тәнемне чукый тилгән чукынчыклар сөенгән,
Аларның көннәре саналган мин сорадым Тәңгредән,
Синең догаларың сакламас сап-салкын кабереңнән.
 
Кадерләмә беркемне берсе дә озакка түгел,
Туфракка күмел күмердән кара минем күңел,
Туфракка күмеләм һәм шытып чыгармын туфрактан,
Минем җаным ит минем җаным кан.
 
Кан (x4)
 
---
Мин бары тик ит ит мине азат,
Мин бары тик ит ит мине азат,
Мин бары тик ит ит мине азат,
Һәм китермә газап, юк, китермә газап.
(х2)
---
 
Мәгарә эчендә караңгы һәм куркыныч,
Баш очында оча очлы кылыч калдым хәлгә аяныч.
Тыштан бик тыныч ләкин эчемдә җиһәд,
Бу илдә барсына риза булу үз-үзеңә хыянәт.
 
Агыла ләгънәт агу агулана бу милләт,
Тукмарлар белән сөйләшә минем белән бу дәүләт,
Минем итем белән туклана бу явыз кабахәт,
Туганнан бирле дәхшәт ишеген япты җәннәт.
 
Мәгарә мине йота, Мәгарә мине бик нык ярата,
Мәгарә мине сыта, Мәгарә мине кирәк чагында акылга утырта.
Мәгарә минем бөтен уйларымны белә һәм үтә күрә
Шуңа күрә мин биредә кол һәм түрә утка сикерәм.
 
Мәгарә мине йота, Мәгарә мине бик нык ярата,
Мәгарә мине сыта, Мәгарә мине кирәк чагында акылга утырта.
Мәгарә минем шәһси нәфрәт ватаным ант итмәм,
Түшәме түбән аерып булмый күзәнәктән.
 
Тән (х4)
 
---
Мин бары тик ит ит мине азат,
Мин бары тик ит ит мине азат,
Мин бары тик ит ит мине азат,
Һәм китермә газап, юк, китермә газап.
 
Мин бары тик ит ит мине азат,
Мин бары тик ит ит мине азат,
Мин бары тик ит ит мине азат,
Һәм китермә газап, газап, газап, газап.
 
expand collapse Song details
Guest Guest
submitted on 16 Oct 2020 - 09:44
Give a shoutout to Guest

Traduceri